"Балачак унъеллыгы" кысаларында "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында" дигән дәресләр узды. Тәрбияләнүчеләр Татарстан халкының Бөек җиңү эшендә катнашуы турында күп яңалык белделәр.
Дәресләр яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Татарстанда яшәүче һәр кеше үзен зур илнең бер өлеше итеп тоярга тиеш. Безнең уртак Бөек үткәнебез һәм якты киләчәккә кыю карашыбыз бар. Дәресләр гражданлык барлыкка килүгә һәм балаларга тарихи белем бирүгә ярдәм итте.
Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбияче тематик стенд әзерләделәр.