Питрәчнең «Шатлык» приютында интеллектуаль милек һәм уйлап табулар елына багышланган «Дөнья галимнәре һәм уйлап табучылары» дигән танып-белү дәресе узды. Мәктәп яшендәге балалар искиткеч уйлап табучы - Иван Петрович Кулибинның тормыш юлы белән таныша алдылар. "Уйлап табучы кеше" төшенчәсен ныгыттылар: ул күзәтүчәнлек, максатчанлык, кызыксынучанлык, уйлап табучылык сыйфатларына ия кеше. Дөньяда беренче ачышлар һәм уйлап табулар турында белделәр.
Татарстан Республикасынын халыкны хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек, медикаментлар һәм тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча «Кайнар линия» телефоны үз эшен дәвам итә. Көн саен 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр төшке ашсыз һәм ял көннәреннән башка үзәк белгечләре тарафыннан районыбызның өлкән яшьтәге гражданнарыннан мөрәҗәгатьләр кабул ителә һәм волонтерларга тапшырылып хезмәт күрсәтелә. Бүгенге конгә халыктан 123 мөрәжәгать кабул ителде. Мөрәжәгать итүчеләр «Кайнар линия» хезмәтеннән кәнагать, волонтерлар хезмәте өчен кабаттан шалтыратып рәхмәт әйтәләр.
Балачак унъеллыгы чараларын үткәрү кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» приюты яшүсмерләрдә музыкаль-иҗат эшчәнлегенә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү, аларны музыка сәнгатен актив пропагандалаучылар тарафыннан гитарада уйнау буенча дәресләр үткәрелә.
Безнең һәркайсыбыз диярлек, бер генә тапкыр булса да, рәхәтләнеп космик очышка китәр идем, дип уйлана. Һәм безнең һәркайсыбыз Беренче космик очышны ватандашыбыз Юрий Гагарин 1961 елның 12 апрелендә ясаганын горурланып әйтә ала. Ә без хәзер ел саен бу вакыйганы, 12 апрель – Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Космонавтика көне уңаеннан социаль педагоглар, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, коронавирус инфекциясе таралуга карамастан, дистанцион рәвештә «косметик фантазияләр» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар бик теләп катнаштылар һәм рәсемнәренең фотоотчетын җибәрделәр.
Куркынычсызлык максатларында, пандемия чорында, социаль хезмәт алучылар белән, йога буенча дәресләр индивидуаль формада гына үткәрелә
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин карантин шартларында Җәлил картлар йорты эше белән танышты.
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының санитар режимны үтәүләре белән танышты.
Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм Җәлил бистәсе башлыгы Рафик Кәримов озатуында интернат-йорт изоляторларын карады, медикаментлар булу белән кызыксынды.
2020нче елның 13нче апреле көнне, Югары Утар балалар йортының “Шәфкатълек” бүлегендә, тәрбиячесе Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән “Совет гаскәрләренең Австрия башкаласы Венаны азат итү көне” дигән темага видеоролик күрсәтелде.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты Космонавтика темасына рәсем конкурсы «Он сказал: Поехали!».
Коронавирус эпидемиясе мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен бик күпләрне берләштерде. Практикадан күренгәнчә, теләгендә булган һәркем ни белән дә булса ярдәм итә ала. Кемдер өлкән яшьтәге күршесенә азык-төлек сатып ала, кемдер битлекләр тегеп, мохтаҗларга өләшә, кемдер аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм ялгыз өлкәннәргә бушлай азык-төлек җыелмалары өләшә.
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга күп тапкырлар төрле спонсорлык ярдәме күрсәтүче шәхси эшмәкәр Әхмәтҗанов Риф Газизҗан улы Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлегенә апрель аенда туган көннәрен билгеләп үтүче өйдә социаль хезмәтләр кабул итүчеләргә, чәчәк бәйләме бүләк итү инициативасы белән чыкты. Букет пандемиянең катлаулы чорында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ярдәм итәргә тиеш. Бүләк ителгән чәчәкләрнең кәефне яхшыртуы, уңай реакция тудыруы һәм хәтта сәламәтлек торышын яхшыртуы күптән билгеле бит.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 11 кеше апрель аенда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Инде бүген үк 4 кеше үз букетын алачак.