Коронавирус эпидемиясе мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен бик күпләрне берләштерде. Практикадан күренгәнчә, теләгендә булган һәркем ни белән дә булса ярдәм итә ала. Кемдер өлкән яшьтәге күршесенә азык-төлек сатып ала, кемдер битлекләр тегеп, мохтаҗларга өләшә, кемдер аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм ялгыз өлкәннәргә бушлай азык-төлек җыелмалары өләшә.
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга күп тапкырлар төрле спонсорлык ярдәме күрсәтүче шәхси эшмәкәр Әхмәтҗанов Риф Газизҗан улы Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлегенә апрель аенда туган көннәрен билгеләп үтүче өйдә социаль хезмәтләр кабул итүчеләргә, чәчәк бәйләме бүләк итү инициативасы белән чыкты. Букет пандемиянең катлаулы чорында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ярдәм итәргә тиеш. Бүләк ителгән чәчәкләрнең кәефне яхшыртуы, уңай реакция тудыруы һәм хәтта сәламәтлек торышын яхшыртуы күптән билгеле бит.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 11 кеше апрель аенда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Инде бүген үк 4 кеше үз букетын алачак.