Безнең һәркайсыбыз диярлек, бер генә тапкыр булса да, рәхәтләнеп космик очышка китәр идем, дип уйлана. Һәм безнең һәркайсыбыз Беренче космик очышны ватандашыбыз Юрий Гагарин 1961 елның 12 апрелендә ясаганын горурланып әйтә ала. Ә без хәзер ел саен бу вакыйганы, 12 апрель – Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Космонавтика көне уңаеннан социаль педагоглар, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, коронавирус инфекциясе таралуга карамастан, дистанцион рәвештә «косметик фантазияләр» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар бик теләп катнаштылар һәм рәсемнәренең фотоотчетын җибәрделәр.