Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатының “Шәфкат”бүлегендә тарихы истәлекле көн чарасы

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

2020нче елның 13нче апреле көнне, Югары Утар балалар йортының “Шәфкатълек” бүлегендә, тәрбиячесе Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән  “Совет гаскәрләренең Австрия башкаласы Венаны азат итү көне” дигән темага видеоролик күрсәтелде.

 Чараның максаты:

  • Балаларны 1945нче елда совет гаскәрләренең Австриянең башкаласы Венаны азат итүләре белән бәйле булган тарихи фактлар белән таныштыру;
  • Боек Ватан сугышы турында балаларның белемнәрен киңәйтү, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү;
  • Тәрбияләнүчеләрнең рухи дөньяларын баету.

Видеоролик карау барышында, тәрбияче илебезнең мөһим вакыйгасы турында сойләде. Балалар, 1945нче елда совет гаскәрләренең Австрия башкаласы Венаны азат итүләре турындагы тарихи фактлар белән таныштылар, барлык вакыйгаларның ничек баруын һәм бу стратегик объектның Советлар Союзы өчен никадәр мөһим икәнен белделәр.

 Балалар видеороликны кызыксынып карадылар һәм игътибар белән тәрбияченең сөйләвен тыңладылар. Алар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International