Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында йога буенча шәхси дәресләр дәвам итә

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Куркынычсызлык максатларында, пандемия чорында, социаль хезмәт алучылар белән, йога буенча дәресләр индивидуаль формада гына үткәрелә

Берничә ай дәвамында, бөтен дөнья кискен рәвештә COVID-19 вирусы, яки коронавирус тарала. Бу тынгысыз вакытта, дөнья, паника һәм курку белән тулган.  Паникага бирелмәс өчен, без йога чараларын үткәрәбез.

Йога паниканы җиңәргә булыша һәм коронавирус эпидемиясе вакытында тынычлыкны кайтара. Ул нерв системасын тынычландырырга ярдәм итәчәк.

«Үзегезне һәм туганнарыгызны саклагыз, тәнегез белән генә түгел, аңыгыз белән дә сәламәт булыгыз. Куркуга бирешмәгез»,- ди культура-оештыручы Вероника Николаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International