Татарстан Республикасынын халыкны хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек, медикаментлар һәм тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча «Кайнар линия» телефоны үз эшен дәвам итә. Көн саен 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр төшке ашсыз һәм ял көннәреннән башка үзәк белгечләре тарафыннан районыбызның өлкән яшьтәге гражданнарыннан мөрәҗәгатьләр кабул ителә һәм волонтерларга тапшырылып хезмәт күрсәтелә. Бүгенге конгә халыктан 123 мөрәжәгать кабул ителде. Мөрәжәгать итүчеләр «Кайнар линия» хезмәтеннән кәнагать, волонтерлар хезмәте өчен кабаттан шалтыратып рәхмәт әйтәләр.