Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында ”Тукай дөньясына сәяхәт” исемле чара

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

2020елнын 26 апрель конне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында , балаларның язучылар турында белемнэрен арттыру максатыннан тэрбияче Әскәрова М.С җитэкчелегендэ ”Тукай дөньясына сәяхәт” исемле чара үткәрелде.

Чарагатубэндэге бурычлар куелды:

1.Балаларны Тукай иҗаты белән таныштыру.

2.Тукай әсәрләре аша балаларда яхшылык һэм мәрхәмәтлелек тэрбияләү.

3.Әкият, шигырьләрен  эчке кичерешлэре аша аңлата алырга өйрәтү.

Чарада 16бала катнашты.

Әдәби чара балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштырудан башланып китте. Иң элек язучынын “Бала белән Күбәләк”,”Кызыклы шэкерт” исемле шигырьлэре укылды. “Шүрәле”һәм “Кәҗә белән сарык”әкиятләрен балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара ахырында балалар тәрбияче апалары белән берлектә “Бала белән Күбәләк” һәм “Кызыклы Шәкерт” шигырьләрен уйнап күрсәттеләр. Үткәрелгән чарадан тэрбияләнүче балалар Һәм аларны тәрбияләүчеләр канәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International