Бүген, 24 апрельдә, “Бердәм Россия” партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе хәйриячеләре “Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләренә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.Чөнки 27 апрельдән учреждение вакытлыча үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчә.Ай дәвамында учреждение хезмәткәрләре интернат-йортта яшәячәк. Мондый чаралар COVID-19 атамалы яңа инфекциянең таралуын булдырмау максатыннан кабул ителде. Татарстан Республикасының барлык стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре үзизоляция режимына күчә. Интернат-йорт администрациясе "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенә күрсәтелгән хәйрия ярдәме, игътибары өчен тирән рәхмәтен белдерә.