"Сәламәт тәндә-сәламәт рух" Чирмешән

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе» белгечләре Инстаграмм социаль челтәрендә “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дип исемләнгән акция игълан иттеләр. Акциядә шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган һәм күп балалы гаиләләр дә катнашты. Әти-әниләр һәм балалар бергәләшеп  физик күнекмәләр ясауларын фотога төшерделәр һәм Инстаграммадагы «Мәрхәмәтле йөрәк» төркеменә җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International