Су, су, минем битемне ю,
Күзләр ялтырасын өчен, битләр кызарсын өчен.
Баланың су белән танышуы, әнисе аның йөзе һәм куллары юа башлагач, шундый сүзләрдән башлана. Бала аның белән бик теләп таныша. Су балага күңелле хис-кичерешләр бирә, төрле рецепторларны үстерә, дөньяны һәм анда үзеңне танып белү өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр бирә. Су белән булган уеннар укытуның иң күңелле алымнары булып тора. «Тамчытерапиясы» дәресләре вакытында хәтта иң хәрәкәтчән балалар да шөгыльләнә һәм бар игътибарларын башкарыла торган эшкә юнәлтәләр. Сер түгел, соңгы вакытта игътибар дефициты һәм гиперактивлыгы булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар санының артуы күзәтелә. Төсле буяулар баланың игътибарын җәлеп итә, эмоциональ кәефне күтәрә, дәресне матуррак һәм кызыклырак итә. Ә эш итү зарурлыгы игътибар концентрациясен үстерүгә һәм хәрәкәтләрне координацияләүгә төгәл һәм пөхтә ярдәм итә.
Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль педагог Әлфия Хөснетдинова үткәргән «Әни+бәби» клубы балалары һәм әниләре өчен «Бер тамчы, ике тамчы» дигән онлайн дәрес нәкъ менә суга, төгәлрәге, тамчыларга багышланган иде.
Социаль педагог Хөснетдинова Әлфия әниләргә һәм балаларга эшнең төп принцибын аңлатты: катнашучыларга пипетка белән төсле акварель суы җыярга һәм пластик такта яки кәгазьдә тамчы белән төгәл һәм пөхтә итеп рәсем ясарга кирәк иде. Тамчы терапиясе балаларга кулларның вак моторикасын үстерергә мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне күрсәтү һәм үзбәялүне күтәрүнең яхшы ысулы булып тора. Сүзлек запасын киңәйтү өчен педагог балаларны суның үзлекләре белән таныштырды (үтә күренмәле, чиста, ага, тамчы, юеш). Шулай ук педагог билгеләп үткәнчә, суны сакларга һәм аны пычратмаска кирәк.
Дәрес ахырында балалар тамчы терапиясе техникасы буенча ясаган үз рәсемнәрен күрсәттеләр. Ә әниләр үз-үзеңне изоляцияләү чорында бала белән вакытны үткәрүнең кызыклы ысулына өйрәнделәр.