2020 нче елның 29 нче маенда Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмэт курсэту үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Раилә Акчурина Тукай муниципаль районында социаль хезмәт алучылар арасында "Сэламэт булу очен узенне яратырга кирэк" дигән дистанцион чара үткәрде.
2020 нче елның 25 нче маенда «Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма социаль хезмәт алучылар өчен “Үзебез сайлаган юл” дигән видеодәрес уздырды.
2020 елның 26 маенда психолог Ләйсән Насырова «Үзең психолог» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән «Комплиментлар» темасына дистанцион онлайн-дәрес үткәрде.
2020 елның 22 маенда психолог Ләйсән Насырова «Тормыш матур, үзең иҗат иткәндә» дигән темага туры эфир үткәрде, ул «бәхет","кыйммәт" төшенчәләре белән танышу, тормыш мәсьәләләре, үз-үзең, якыннарың турында белемнәр формалаштыру; шәхеснең рухи-әхлакый позициясе, әхлакый сыйфатлары формалаштыру; баланың эмоциональ-сизү сферасын һәм кыйммәтле мөнәсәбәтләрен формалаштыру.
Медиаиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү максатларында 2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Имин медиаиңлек» дигән темага туры эфир үткәрде.
Өлкәннәрдә тормыш белән кызыксынуны арттыру, буыннар арасында тотрыклы элемтәләр урнаштыру, яшьләрне өлкәннәр тормышына җәлеп итү, Баулы интернат – йортында «Оныклар язышу буенча» акциясен тормышка ашыру дәвам итә.
2020 елның 28 маенда Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл социаль хезмәт алучылар белән онлайн режимда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган викторина үткәрде.
2020 елның 26 маенда Мамадыш муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә янгын сүндерү техник җиһазларын тикшерү узды.
Коронавирус китереп чыгарган инфекцияләргә каршы профилактика һәм көрәш максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәрвакыт генераль җыештыру үткәрелә.