Малайлар һәм кызлар арасында ярышларны тәрбячеләр Ольга Петрова һәм Энҗе Булатова оештырдылар. «Шахмат тактасы иленә сәяхәт» театральләштерелгән уен формасында узды. Бу илдә балаларны шахмат тактасы Королевасы каршы алды, ул шахмат фигуралары шәһәрләре буйлап узарга чакырды. Анда «ЛогикЛайк» интерактив уены аша балалар шахмат мәсьәләләрен хәл итүдә күнегделәр. Аннары монархиня балаларга ярышларда катнашырга тәкъдим итте, анда түземлекләре күбрәк булганнар, авыр хәлләрендә югалып калмый торганнар, командада эшли алганнар җиңүгә иреште.
Сәяхәт ахырында җиңүчеләр Королева кулыннан грамоталар алдылар һәм кызыклы уен өчен рәхмәт белдерделәр. Әлеге чарада барлыгы 18 бала катнаша алды.