2020 елның 26 маенда психолог Ләйсән Насырова «Үзең психолог» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән «Комплиментлар» темасына дистанцион онлайн-дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү, рәхмәт, әдәплелек хисе, сүздә комплиментларны куллана белү. Онлайн-дәресләр вакытында балалар комплиментның төп кагыйдәсен – кешегә шатлык һәм уңай эмоцияләр бирү теләге барлыгын белделәр. Ялган һәм чын сүзләрнең аермасы нәрсәдә ачыкланды. Онлайн-дәрес 59 кеше караган, алар арасында 4 социаль хезмәт алучы бар иде.