2020 нче елның 29 нче маенда Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмэт курсэту үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Раилә Акчурина Тукай муниципаль районында социаль хезмәт алучылар арасында "Сэламэт булу очен узенне яратырга кирэк" дигән дистанцион чара үткәрде.
Чара социаль хезмәт алучы гаилэлэр арасында сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге, уз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәклеге турында юнэлдерелэн иде. Сэламэтлек-кешенен доньясында ин моhим ролҗ уйный. Аңа җиңелчә карарга ярамый. ". Сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлеше, бигрәк тә балалар яшендә, көн режимы һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү булып тора.
Элемтә вакытында социаль хезмәт алучылар үзләренең көн тәртибе һәм аларның нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүләре турында кызыксынып сөйләделәр. "Спорт төрен тап" викторинасында катнаштылар, файдалы һәм зарарлы продуктлар турында табышмакларга җаваплар бирделәр, «Вершкалар һәм корешкалар»физкультминутында катнаштылар. Соңыннан балалар «Сәламәтлек әлифбасы»дигән мультфильм фрагментын карап, катнашучылардан сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре белән таныштылар