«Яраткан шәһәр»

2020 елның 29 мае, җомга

Баулы – минем туган ягым,

Дәхи аны Аллаһ нуры белән яктыртты,

Кояш нуры алтын.

Баулы-минем туган ягым!

2020 елның 28 маенда Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл социаль хезмәт алучылар белән онлайн режимда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган викторина үткәрде.

Әлеге викторинаның максаты: Баулы шәһәре тарихына карата кызыксыну уяту.

Бурычлар: шәхеснең патриотик сыйфатларын тәрбияләү, туган як тарихы, күренекле якташлар турында белемнәрне киңәйтү, танып-белү активлыгын үстерү.

Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Викторинаны үткәрү балаларга үзләренең интеллектуаль һәм танып белү сәләтен күрсәтергә һәм үстерергә, эрудицияне киңәйтергә ярдәм итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International