2020 нче елның 25 нче маенда «Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма социаль хезмәт алучылар өчен “Үзебез сайлаган юл” дигән видеодәрес уздырды.
Чараның максаты - терроризмга каршы көрәштә үз-үзеңне тоту өлкәсендә яшь буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.
Очрашу барышында педагог 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйга турында сөйләде. Соңыннан "Без террорга каршы" социаль ролигы һәм “Үзебез сайлаган юл” презентациясе күрсәтелде.
Чарада 9 социаль хезмәт алучы, шуларның 6сы балигъ булмаган бала һәм 3се ата-ана иде.