ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган балалар рәсемнәре конкурсы оештырылды

Шәхси эшмәкәр Восканян Л.В. социаль ярдәмгэ мохтаҗ дүрт ялгыз әби-бабайларга, азык- төлек жыелмасы рәвешендэ хәйрия ярдәме күрсәткән. Бу эшне ул Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә башкарган.

Язучы Шолохов Михаил Александровичның (1905-1984) 115 ел тулуына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан икемең егерменче елның икенче июньда социаль хезмәт алучы балаларга онлайн-чара үткәрелде.


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Изоляция чорында, ТАССРның 100 еллыгын һәм Баулы районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Баулы интернат-йорты хезмәткәрләре «Күпмилләтле Татарстан» стенды әзерләделәр һәм рәсмиләштерделәр.

Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йортында  «Без тынычлык яклы! » дип аталган шәхси шөгыль.

Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йортында «Кояш сугуының симтомлары hәм профилактик чаралар» темасы буенча әнгәмә.

Югары Ослан интернат-йортында спорт-сәламәтләндерү чарасы узды


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

        Көтеп алынган җәй җитү белән без искиткеч бәйрәм - җирдә иң төп кешеләр бәйрәме - Балаларны яклау    көнен билгеләп үтәбез.

 

«Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова балигъ булмаган балалар белән «Безнең хисләр дөньясы» дигән дистанцион дәрес үткәрде. Дәрес балаларның хис  - тойгыларына, кәефләренә һәм фикерләренә, гомумән үз-үзеләрен тотышына уңай йогынты ясый торган махсус психологик атмосфера булдыруга юнәлтелгән иде. Дәрес барышында социаль педагог балигъ булмаганнарны моңсу, шатлык, курку, гаҗәпләнү кебек төп хислэр белән таныштырды.

   Дәрес ахырында балигъ булмаган балалар үзләренең хәзерге вакытта нинди хис –тойгы кичергәннәрен кәеф агачы рәсеме ярдәмендә курсәттеләр.

Һәр елны җәйнең беренче көнендә бөтен дөньяда Халыкара балалар көне билгеләп үтелә, ул безнең илдә дә 1 июньдә бәйрәм ителә.

Питрәч авылындагы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты да читтә калмады. Безнең приютта балаларны яклау көненә багышланган чара традициягә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International