«Балалар-безнең шатлык»

2020 елның 2 июне, сишәмбе

        Көтеп алынган җәй җитү белән без искиткеч бәйрәм - җирдә иң төп кешеләр бәйрәме - Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.

        Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортының социаль эш буенча белгече Кузнецова Э. Н.социаль хезмәт алучылар белән «Балалар - безнең шатлык»дигән темага әңгәмә үткәрде. Ул бәйрәм тарихы һәм балалар хокуклары турында сөйләнде. Бу бәйрәмнең барлык кешеләргә һәр баланың хокуклары турында искәртү максаты белән билгеләнүен билгеләп үтте. Бу балаларның иң шатлыклы бәйрәмнәреннән берсе генә түгел, ә өлкәннәргә балаларның даими игътибарына, кайгыртучанлыгына һәм яклауга мохтаҗ булуларын искәртү дә. Без, өлкәннәр, алар өчен җаваплылык тотабыз.

          Социаль хезмәт алучылар әлеге бәйрәмгә багышланган стена газетасы ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International