"Исәнме, балачак бәйрәме!" Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Һәр елны җәйнең беренче көнендә бөтен дөньяда Халыкара балалар көне билгеләп үтелә, ул безнең илдә дә 1 июньдә бәйрәм ителә.

Питрәч авылындагы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты да читтә калмады. Безнең приютта балаларны яклау көненә багышланган чара традициягә әверелде.

Балачак бәйрәме программасы бик бай булды: күңелле шигырьләр, матур җырлар, дәртле биюләр, уеннар – болар барысы да балалар һәм хезмәткәрләрдә яхшы кәеф тудырды. Тамашачылар кечкенә артистларның талантларынна сокланып утырдылар. Чара ахырында барлык тәрбияләнүчеләр дә татлы бүләкләр алдылар.

Балаларга уңай эмоцияләр бүләк итү - бик игелекле миссия. Ата-ана җылысыннан һәм игътибарыннан мәхрүм калган балалар күзләрендә шатлык күрү икеләтә күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International