Югары Ослан интернат-йортында спорт-сәламәтләндерү чарасы узды

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

«Өлкән буын» милли проектының «Демография» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан интернат-йортында саф һавада спорт-сәламәтләндерү чарасы узган. Чара башында шәфкать туташы Марина Машина социаль хезмәт алучылар белән сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Аннан соң барысы да дартс, чүлмәк вату, кашыкка йомырка белән йөгерү һәм башка бик күп ярышларда катнаштылар. Чара бик мавыктыргыч үтте. Күп кенә халыкның үзләренең иң яхшы сыйфатларын - иптәшләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт һәм кайгыртучанлык күрсәтүен күрү, җитезлек, чыдамлык һәм зирәклек күрсәтүләрен күрү күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International