Ел саен җәйнең беренче көне - 1 июньдә бөтен дөньяда Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көне – иң беренче чиратта, безгә, өлкәннәргә, балаларның хокукларын, аларның тормышка, белем алуга, ял итүгә, көч кулланудан яклануга булган хокукларын үтәү кирәклеге турында искәртү. Шушы бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районында «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар арасында «Балалар – тормыш гөлләре» рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста төрле техникалар кулланып индивидуаль һәм төркем эшләре белән төрле яшьтәге балигъ булмаган балалар катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык балалар да бүләкләр алдылар.