03.06.2020 ел, пәнҗешәмбе. Тукай районының картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Ахметова Р.Ф. кояштан саклану hәм аның өчен нинди профилактик чаралар үтәргә кирәклеге турында әнгәмә уткәрде. Кояшлы эссе җәй барыбызны да сөендерә. Әмма кояш нурлары ничек назлый, шулай җәрәхәтли дә ала. Әнгәмә барышында шәфкать туташы безнең картлар йортында яшәүчеләргә төшке вакытта, сәгать 11:00 дән алып 16:00 га кадәр, урамга чыкмаска киңәш бирде. Чыгарга туры килсә дэ, башка киеп чыгарга кирәклеге турында әйтте. Туры кояш нурлары астында йөрмәскә hәм кызу конне күбрәк су эчәргә кирәклеге турында социаль хезмәт алучылны тагын бер кат кисәтте. Өлкәннәребез әңгәмәне бик кызыксынып тыңладылар. Бу теманың бик актуаль булуы һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алулары турында әйттеләр..jpg)