Курск дугасы сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Алабуга шәһәрендәге “Доверие” үзәгендә балалар өчен квест-уен оештырылды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Курск дугасы сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Алабуга шәһәрендәге “Доверие” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар өчен квест-уен оештырды. Квест-уенның маршруты чын тарихи фактларга таянып төзелгән иде, бер сәгать дәвамында  команда легенда буенча сугыш тарихын кабатлаучы маршруттагы биремнәрне үтәде. Белгечләр балаларга Курск дугасы сугышының төп мизгелләрен атадылар, аларны шул вакытның атмосферасына алып керделәр.Квест-уен интеллектуаль бүлекләрдән торды. Балаларга сугышның төп каһарманнары һәм сугыш техникасы буенча белемнәрен итикшерү өчен сораулар бирелде.  Балалар Курск дугасы сугышы турында бик күп яңа фактлар өйрәнде, серле язмаларны ачыклаганда  үзләрен чын разведчиклар итеп тойды. Аларның төп максаты – үзләрен чын команда итеп күрсәтү иде. Балалар вакытларын бик күңелле итеп үтәрделәр, уен бик матур узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International