Алабугада “Балалар – тынычлык илчеләре” акциясе узды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Элек-электән күгәрченнәр тынычлык кошлары, изгелек билгесе булып саналганнар. Күпсанлы халыкларда күгәрчен изге кош булып саналган. Нәкъ шуның өчен терроризм һәм экстримизмны кисәтү максатында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар белән бергәләп “Балалар – тынычлык илчеләре” дип исемләнгән акция уздырды. Балалар оригами техникасында кәгазьдән күгәрченнәр ясап аларны кешеләргә өләштеләр. Балалар акциядә бик теләп катнаштылар. Чараның төп максаты – шәһәрдә яшәүчеләрне балалар кулыннан ак күгәрченне алып, тыныч тормышның кадерен белергә, бер-берсен хөрмәт итәргә, янәшәдәгеләргә игътибарлы булырга өйрәтү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International