Социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку, Балтач

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

8 август   көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина  социаль  карамакта торучы өлкәннәребезне кышка әзерлекләрен контрольгә алу турында сөйләде. «Наз» үзәге директор  урынбасары Фәния Йосыпова  яңгын чыгу  куркынычсызгы кагыйдәләре буенча инструктаж уздырды.

Балтач үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәгалиева ашказаны, эчәк авыруларыннан саклану чаралары белән  таныштырды. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану кирәклеге турында аңлатып үтте.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина  социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү турында сөйләде.

Җыелыш июль аенда туган көннәрен билгеләп үткән хезмәткәрләрне котлау белән тәмамланды.

Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International