Котловка авыл җирлегендә hәм «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда яшәүчеләр бергәләп халык җырлары кичәсе үткәрделәр.
Котловка авыл мәдәният сараенда эшләп килүче «Авылкай» ансамбле өлкәннәргә чын бәйрәм ясады.
Килгән кунакларыбыз интернатта яшәүчеләрне уз куллары белән үстерелгән яшелчә-җимешләр белән дә сыйладылар.
Администрация hәм интернат-йортта яшәүчеләр күңелле бәйрәм үткәргәннәре өчен Котловка авылы мәдәният сарае директоры Матавина Тамарага hәм ансамбль җитәкчесе Спиранский Виталийга зур рәхмәтләрен җиткерә.