ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

 
 

"Бөтендөнья кул юу көне»

2018 елның 17 октябре    

 

                   Яңа Чишмә интернат-йортында « Россиядә  Бөтендөнья кул юу көнен»  билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм турында искә төшереп, үз карамагындагыларга аның килеп чыгу сәбәпләре һәм ни өчен кул юарга кирәклеге турында сөйләү артык булмас иде. Шәфкать туташы О. А. Шилова «пычрак куллар авырулары», «кулларны ничек дөрес юарга» темасына  карата листовкалар  һәм презентация әзерләгән. Бәдрәфтән соң, урамнан кергәч, хайваннар белән аралашканнан соң, кулларны ашар алдыннан юарга кирәк – моны барысы да белә. Әмма моны ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеген белү бик мөһим. Чиста куллар сезне эчәк инфекциясе, гепатит А, паразитоз һәм башка бик күп авырулардан коткарачак.

17 нче октябрь 2018 нче ел, чәршәмбе

Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре «Өлкәннәрнең ял итү эшчәнлегендә кулинария мәктәбе (туклану мәктәбе) " дигән яңа технологияне эштә кулланалар.

Технологиянең максаты-өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларны кулинар мәктәбендә белем һәм тәҗрибә алу юлы белән Социаль җайлаштыру. Дәресләрдә без төрле салатлар әзерлибез.

Әлеге технологияне куллануның уңай нәтиҗәсен интернат-йорт социаль хезмәт күрсәтүчеләр билгеләп үтә. Мәсәлән, Коссе Ольга Михайловна, дәресләргә бик теләп йөри,  башкаларга актив катнашырга киңәш итә, чөнки үзе уңай эмоцияләр ала.

16 октябрь көнне Тукай районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Кече Шилнә һәм Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыклары белән берлектә 100 яшьтән узган өлкәннәрнең өйләрендә булдылар. Өлкәннәр яшь чаклары, сугыш чорындагы авырлыклар турында сөйләделәр.

Волонтерлык белән шөгыльләнү - дөньяны бәхетлерәк итү мөмкинлеге. Волонтерлар  кешеләрнең йөзләренә елмаю өләшә, авыруларның дәвалануына өметләрен арттыра, өлкәннәрнең яшь буынга ышанычларын торгыза һәм безнең дөньяга позитив китерә торган башка кызыклы эшләр белән шөгыльләнәләр. Күп кенә волонтерлар безнен кайгыртуга, мәхәббәткә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргэ ярдәм кулын суза. Бу - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә, ялгыз өлкәннәр дә, ятим балалар да. Волонтерлар шундый кешеләрне бәхетлерәк итә ала. Моның өчен дипломлы психолог яки врач булырга һәм буш вакытың күп булу да кирәк тугел, бары тик безнең дөньяны тагында яхшырак итү теләге тора.

    2018 елның 17 октябрь көнендә«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегесоциаль педагогы Хөсәенова Л.З. волонтерлар белән берлектәбулачак чараларга эш планы төзү максатыннан чираттагы түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр.

2018 елның 17 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан саф һавада “Дуслык” сәгате дип исемләнгән чара үткәрелде.

17 октябрь, 2018 ел, чәршәмбе

Тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Рожина Любовь һәм Самойлова Гөлчәчәк шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү турында дәрес үткәрделәр.

“Надежда“ үзәге хезмәткәрләре бүләккә бәрәңге өләшкәннәр

Өлкәннәр ункөнлеге

17 октябрь көнне "Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләрнең «Катрен» компаниясе вәкилләре белән файдалы очрашуы узды.

12 октябрь көнне Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, социаль хезмәт алучылар белән  наркомания һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлдерелгән “Дуслар эзлим” дип исемләнгән дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International