Фетр кул эшләрендә иң популяр һәм яраткан материалларның берсе. Чөнки фетрдан уенчыклар тегү, өйрәтү әсбаплары һәм уеннар уйлап табу бик җиңел.
2018 елның 23 октябрендә Чистай муниципаль районындагы «Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан балигъ булмаган балалар өчен фетрдан кечкенә уенчыклар тегү буенча мастер класс үткәрелде.
Балигъ булмаган балалар рәхәтләнеп фантазияләрен эшкә җиктеләр һәм шуның нәтиҗәсендә барлык эшләр дә төрле һәм гадәти булмаган килеп чыкты.
Эш нәтиҗәсе мастер-класста катнашучыларның барысына да уңай тәэсир калдырды, традицион материалларны куллануның яңа техникасы белән танышу максаты һәм бурычы үтәлде. Балигъ булмаганнар мастер-класста алган белемнәрнең киләчәктә дә файдаланачакларын билгеләп үттеләр.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр табигый материаллардан әйберләр ясау технолгиясне үзләштерәләр.
Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларның юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә зур игътибар бирәләр.
Биредә "Куркынычсыз юллар -һәркем өчен имин юллар" программасын тормышка ашыру уңаеннан "Яшь җәяүле " атналыгы узды.
24 нче октябрь 2018 нче ел, чәршәмбе
Изгелек "инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау буенча инструкторлар Зөһрә Закирова һәм Ләйсән Зиянгирова «Без физкультура белән дус!" дигән сәламәтләндерү дәресен үткәрделәр.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен кисәтү, хәрәкәт активлыгын үстерү, актив ял итү сәләтен формалаштыру.
Спорт сәламәт, ныклы, көчле булырга ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү файдалы, ә күңелле физкультура белән шөгыльләнү - икеләтә. Чөнки спорт белән шөгыльләнүнең һәр минуты кеше тормышын бер сәгатькә озайта, ә күңелле кешеләргә – ике сәгатькә.
Катнашучылар таяк, кыршау, туплар белән күнегүләр үтәделәр.
Социаль хезмәт алучылар физкультура белән шөгыльләнүдән күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Чарада 19 кеше катнашты.
Хәзерге вакытта интернет мәсьәләсенең балалар арасында гына түгел, олылар арасында да актуаль һәм катлаулы булуы һәркемгә мәгълүм. Компьютер, смартфоннар, мәгълүмати технологияләр һәм башка медиа ресурслар белән тулы хәзерге дөньяда бу чын проблемага әйләнде.
Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Без бергә” проект кысаларында. “Социаль инклюзия» буенча балаларны Арча мәдәният йортына чакырылдылар.
2018 нче елның 23 нче октябрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Баланың эчке яктан үсеше»темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
Дартс һәм шашка буенча ярышлар
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 23нче октябрьдә «Ассоциация реабилитации инвалидов «РостРесурс» белән берлектә дартс һәм шашка буенча ярышлар уздырылды. 56 инвалид бала һәм аларның ата-аналары үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып ярышларда катнаштылар, җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар тапшырылды. Бер бала да бүләксез калмады.
Дартс һәм шашка буенча ярышлар
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 23нче октябрьдә «Ассоциация реабилитации инвалидов «РостРесурс» белән берлектә дартс һәм шашка буенча ярышлар уздырылды. 56 инвалид бала һәм аларның ата-аналары үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып ярышларда катнаштылар, җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар тапшырылды. Бер бала да бүләксез калмады.