Дартс һәм шашка буенча ярышлар
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 23нче октябрьдә «Ассоциация реабилитации инвалидов «РостРесурс» белән берлектә дартс һәм шашка буенча ярышлар уздырылды. 56 инвалид бала һәм аларның ата-аналары үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып ярышларда катнаштылар, җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар тапшырылды. Бер бала да бүләксез калмады.