ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Рәсәй тарихының истәлекле сугыш вакыйгалары кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова 1 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 21 бала арасында: «Наваринск диңгез бәрелешендә турция флотын тар-мар итү» темасына төркемле дәрес үткәрде.  

“Аңлау юнәлеше” дәресләре курсы кысаларында “Веста” Үзәге психологы Наталья Емельянова тулы булмаган, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдән 13 бала өчен әкият терапиясе  кулланып «Йолдызлы ил» дигән дәрес үткәрде.

“Ариадна җебе” технологиясе кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән 10 бала өчен «Мин һәм башкалар» дигән темага дәрес үткәрде.

2018 нче елның 24 нче октябрендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башлыгы Алмаз Нургалиев,  “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм Норма авыл хуҗалыгың башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Рамазанов 18 яше тулмаган балаларга алимент түләү буенча бурычлары булган гражданнарга йөреп чыктылар.

Мөслим картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында РПФның Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе Ганиева Ф.У. белән очрашу үтте.

2018 елның 17 октябрендә,Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар гасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре,Зирекле лицеенда укучы 28 бала белән, комсомол оешмасының 100 ел тулуга багышланган “Комсомол оешуының тарихы” дигән чара үткәрделәр.

Бүген “Мәрхәмәтлелек үзәге” тернәкләндерү бүлегендә шашка-шахмат ярышлары булып узды. Баш хөкемдар Галиуллин Сөләйман Вагыйз улы  ял итүчеләр белән әңгәмә корып, уенның шартлары белән таныштырды.

2018 елның 10 октябрендә,Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы, Черёмуха бистәсе мәктәбендә 7-9 сыйныфларында укучы 22 бала белән,информацион куркынычсызлыгы формалаштыру технология кысаларында “Киберфанатлар киберскептикларга каршы” дигән чара үткәрде.

2018 елның 24 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Фазлиева Ләйсән Хәмит кызы тарафыннан “Йомшак дәрес” уткәрелде.

24 октябрь 2018 ел,чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре“Син дә мин дә иптәшләр” дигән танышу уены үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International