Зэй Үзегезне тискәре йогынтыдан саклагыз

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта интернет мәсьәләсенең балалар арасында гына түгел, олылар арасында да актуаль һәм катлаулы булуы  һәркемгә мәгълүм. Компьютер, смартфоннар, мәгълүмати технологияләр һәм башка медиа ресурслар белән тулы хәзерге дөньяда  бу чын проблемага әйләнде.

 Әлбәттә, Интернет үзе зыян китерми, киресенчә, күп файда китерергә мөмкин. Интернет  ярдәмендә без кирәкле мәгълүмат табабыз, файдалы кушымталардан файдаланабыз, фильмнар карыйбыз һәм яраткан музыкабызны  тыңлыйбыз.

 Интернетның тагын бик күп уңай якларын  санап булыр иде, әмма күпләр кызыклы һәм файдалы әйберләрдән тыш, интернетта реклама, фейки кебек «әйберләр» белән дә очрашырга, ә социаль челтәрләрдә хәтта эзәрлекләүләр дә булырга  мөмкин икәнле  турында оныталар. Бухәлләрдән ничек сакланырга соң?

Нәкъ менә шул максаттан чыгып,  балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү атналыгы кысаларында, 4 нче урта мәктәп социаль участогында яшүсмерләр белән уен һәм интернет-бәйлелекне кисәтүгә юнәлдерелгән тренинг үткәрелде.

 Дәрес барышында социаль челтәрнең, реклама, шулай ук компьютер уеннарының зыяны һәм файдасы турында сүз барды.

Моннан тыш, балалар үзләре рәсемнәр ярдәмендә  мондый бәйлелекне ничек күзаллауларын тасвирладылар, әлеге проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр, шулай ук сценарий уйнап, аның нәтиҗәсен үзләре үк фаразладылар.

Төп максаттан тыш, дәрес шулай ук бердәм булып эшли белүгә юнәлтелгән иде.

Тренинг нәтиҗәсендә яшүсмерләр дөрес нәтиҗә ясадылар: Интернет файдалы, ләкин компьютердан акыл белән файдалана белергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International