«Без физкультура белән дус!» дигән спорт чарасы

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

          24 нче октябрь 2018 нче ел, чәршәмбе

       Изгелек "инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау буенча инструкторлар Зөһрә Закирова һәм Ләйсән Зиянгирова «Без физкультура белән дус!" дигән сәламәтләндерү дәресен үткәрделәр.

       Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен кисәтү, хәрәкәт активлыгын үстерү, актив ял итү сәләтен формалаштыру.

      Спорт сәламәт, ныклы, көчле булырга ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү файдалы, ә күңелле физкультура белән шөгыльләнү - икеләтә. Чөнки спорт белән шөгыльләнүнең һәр минуты кеше тормышын бер сәгатькә озайта, ә күңелле кешеләргә – ике сәгатькә.

       Катнашучылар таяк, кыршау, туплар белән күнегүләр үтәделәр.

Социаль хезмәт алучылар физкультура белән шөгыльләнүдән күңел күтәренкелеге  һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

      Чарада 19 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International