Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Октябрь революциясенең 101 еллыгына багышланган "Волжанка" ветераннар хоры бәйрәм концерты узды
Бүген Менделеевск районы "Өмет яры "халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Хокук белгечләре" түгәрәге уңаеннан хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен хокукый белемнәр дәресе узды.
22 нче октябрьдә социаль эшләр буенча белгеч М.Пуль һәм психолог-тәрбияче Г.Шәрифуллина Чирмешән картлар йортында яшәүчеләрне туган як музеена алып бардылар. Анда алар туган як турында бик күп нәрсә ишетеп белделәр. 70 яшендә картиналар иҗат итә башлаучы авторларнын рәсемнәре белән хозурландылар. Бала чакларын искә төшергән көнкүреш предметларын танып, бик кызыклы вакыйгаларны исләренә төшерделәр. Музейда йөрү аларга уңай йогынты ясады һәм бик тә ошады.
Изге Ана Иконасы Астында.
7 ноябрь көнне, ә 1917 елның 25 октябрендә иске стиль буенча монархия төшерелә һәм хакимияткә советларның II Бөтенроссия съезды формалаштырылган Хөкүмәт килә һәм нәкъ менә шушы дата озак елларга календарьның кызыл көне – бу "Бөек Октябрь социалистик революциясе көне".
Хәзерге вакытта бу истәлекле дата, ул безнең игътибардан читтә калмады. "Гармония» үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан кыскача тарихи белешмә эшләнде, аның белән социаль хезмәткәрләр үз карамагындагы булган олкэн яштэге кешелэрне таныштырдылар.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү эше кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Макарова күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнелүче 7-14 яшьлек 12 бала өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
6 ноябрдә Татарстан республикасының Конституциясе кысаларында Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Республикабызның Конституция көне” исемендә кызыклы тәрбияви чара үткәрелде.
Ор җирлегендә гомер итүче Камалова Хәдичәбану Гыйматдин кызына 7 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
2018 елның 7 ноябрендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бүлекчәдә исәптә торучы балалар арасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан рәсем конкурсы уздырдылар. “Минем туган ягым” дип исемләнгән конкурсның максаты балаларга эстетик тәрбия бирү, аларны рәсем сәнгате белән шөгыльләнүгә этәрү иде. Алдан бүлекчә социаль педагогы балалар белән тематик әңгәмә оештырды, Әтнә районының күренекле урыннары турында сөйләде. Катнашучылар бик теләп үзләренең туган авылларын, болыннарын, күлләрен тасвирладылар. Ә күчтәнәч баллы призлар барысына да ошады.
7 ноябрь 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә файдалы һәм зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше тормышында әһәмияте турында күзаллау формалаштыру максатыннан “Файдалы һәм зарарлы гадәтләр” дигән мәгълүмати танып – белү әңгәмәсе үтте.