“Бердәмлектә безнең көч”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү эше кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Макарова күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнелүче 7-14 яшьлек 12 бала өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: гоманлы, рухи әхлакый шәхес, Рәсәйнең лаеклы булачак гражданнарын, ватанпәрвәрләрен тәрбияләү.

Дәрес башында белгеч балаларга 4 нче ноябрь көнне бәйрәм ителүче Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихын сөйләде. Малайлар һәм кызлар Рәсәй тарихындагы “болганчык” вакыт турында белделәр: бу вакытта илдә патша булмый һәм әлеге вакытта кануннар үтәлми, сатлык җаннар бу чорны бушка үткәрмиләр: Рәсәйнең җирләрен полякларга сатып баемакчы булалар. Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче, бар халык хөрмәт итүче сәүдәгәр Минин ярдәме белән халык “Ватан өчен, аңа ышаныч өчен” күтәрелә. Минин киңәше буенча халык “өченче акча” бирә башлый, ягъни гаскәр өчен кирәк-яракка мөлкәтенең өчтән берен бирә башлый. Шулай ук аның киңәше буенча кенәз гаскәрләренең юлбашчысы итеп Дмитрий Пожарскийны сайлыйлар, һәм 1612 нче елның октябрендә Мәскәү поляклардан “чистартыла”. Халык дәүләт хакимиятен торгыза, патша сайланыла һәм аңа хакимият тапшырыла. Мәскәүдә Кызыл Мәйданда полякларга каршы җиңү яулау хөрмәтенә Минин һәм Пожарскийга бакырдан һәйкәлләр куелган. Алдагы әңгәмә барышында Рәсәй Федерациясенең символлары (герб, флаг, гимны) турында, аның башкаласы, дәүләт башлыгы, бердәмлек һәм туганлык турында булган мәкальләрне да искә төшерделәр.

Дәрес азагында белгеч балаларга үз илең белән горурланырга, аны яратырга, һәм аны үз эшләрең белән данлыклы итәргә кирәк дигән сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International