Ор җирлегендә гомер итүче Камалова Хәдичәбану Гыйматдин кызына 7 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов, җаваплылыгы чикләнгән “Маяк” җәмгыяте баш икътисадчысы Радик Вәлиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.