"Өмет яры" үзәгендә хокук дәресе узды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Менделеевск районы "Өмет яры "халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Хокук белгечләре" түгәрәге уңаеннан хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен хокукый белемнәр дәресе узды.

"Без-татарстанлылар" дигән чара Татарстан  Конституциясе көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Аның максаты-яшь буында ватанпәрвәрлек, үз ватаныңа мәхәббәт, илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү.

Социаль эш буенча белгеч Е. Әгъләметдинова балаларны Татарстан Республикасының төп законы тарихы белән таныштырды, аның төп бүлекләре турында сөйләде.

Шулай ук чарада катнашучылар өчен "Бу синең һәм минем ил" видеопрезентациясе әзерләнгән иде. Балалар Татарстан символикасына кагылышлы белемнәрен ныгытты.

Викторина укучыларда зур кызыксыну уятты. Викторина сорауларына җавап биреп, балалар Конституция статьяларын, Татарстан гражданинының төп хокукларын һәм бурычларын тагын бер кат искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International