6 ноябрдә Татарстан республикасының Конституциясе кысаларында Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Республикабызның Конституция көне” исемендә кызыклы тәрбияви чара үткәрелде.

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

6 ноябрдә Татарстан республикасының Конституциясе кысаларында Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Республикабызның Конституция көне” исемендә кызыклы тәрбияви чара үткәрелде. Үзәккә йөрүче балалар Конституция барлыкка килүнең тарихы белән таныштылар. Аларга чараны оенетырүчылар туган ягыбызның тарихи һәм милли-мәдәни урыннары турында презентация күрсәттеләр. Балалар яңадан бер тапкыр республикабызның истәлекле урыннарын, герб һәм флагның рәсемен ясадылар, гимн җырладылар, һәм шулай ук алар Татарстан Конституциясенә кагылышты белемнәре белән уртаклаштылар. Оештыручалар әйтуенчә балалар белән мондый чаралар уздыру Конституциянең мәгънәсен белергә ярдәм итә, туган якка карата мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияле, патриотик адымнарга этәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International