Туган як тарихы музеена бардык

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

22 нче октябрьдә социаль эшләр буенча белгеч М.Пуль һәм психолог-тәрбияче Г.Шәрифуллина Чирмешән картлар йортында яшәүчеләрне туган як музеена алып бардылар. Анда алар туган як турында бик күп нәрсә ишетеп белделәр. 70 яшендә картиналар иҗат итә башлаучы авторларнын рәсемнәре белән хозурландылар. Бала чакларын искә төшергән көнкүреш предметларын танып, бик кызыклы вакыйгаларны исләренә төшерделәр. Музейда йөрү аларга уңай йогынты ясады һәм бик тә ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International