Декабрь башында традиция буенча Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Шушы уңайдан, 6 декабрь көнне «Юность» спорткомплексында Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегенең дәвалау күнегүләре инструкторы Сафиуллина Р. М. тарафыннан “Күңелле стартлар” үткәрелде.
Активное долголетие
Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Тылсым» өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәт алучылар өчен Кукмара шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Кукмара туган якны өйрәнү музее шәһәребезнең истәлекле урыннарының берсе булып тора. Музей элеккеге валяль аяк киемнәре фабрикасы бертуган Родыгиннар ширкәте бинасында урнашкан. Музей буйлап экскурсия бик мавыктыргыч. Музейда ата-бабаларыбызның күп кенә көнкүреш әйберләре саклана, аерым алганда Кукмара киез итек комбинатына нигез салучылар Николай һәм Сергей Комаровларга багышланган экспозицияләр саклана.
4 декабрь 2018 ел Актаныш картлар йортында Пучы клубы хезмәткәрләре концерт программасы белән кунакка киләчәк.
ГБУ социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Гармония» психологлары Төхвәтуллина Ләйсән. һәм Таймуллина Нфдежда арт терапия методикаларын кулланып «Вакыт белән бергә атлыйм» төркемле дәрес үткәрелде.
2018 елның 6 декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында " Мәрхәмәтлек үзәге» социаль педагогы волонтерлар белән берлектә «Барлык һөнәрләр мөһим, барлык һөнәрләр кирәк» дигән чара үткәрделәр. Чарага сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ата-аналар чакырылган иде.
Интернат-йортта инвалидлар декадасы дәвам итә
06.12.2018
Бүген Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр өчен бик кызыклы көн булды. Аларга балалар сәнгать мәктәбе педагоглары мастер-класс белән килделәр. Һәр бәйрәмгә, яңа идеяләр, җырлар һәм биюләр белән килү традициягә әверелде. Менә бүген дә педагоглар үзләренең талантларын күрсәттеләр, әби-бабайлар белән бергә җырлар җырладылар, баян һәм гитара уйнап биеделәр. Рәсем сәнгате буенча педагог белән бергә Раштуа веноклары ясадылар.