ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

9 нчы январь 2019 нчы ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Яңа ел бизәкләре”  дигән театральләштерелгән тамаша үткәрде.

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру иде.

Социаль хезмәт алучыларны мавыктыргыч иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәр өчен бер-берсе белән таныштыру уеннары һәм кызыклы күнегүләр оештырылды. Тамаша, катнашучылар театр атмосферасына ияләшсен өчен, гади күнегүләрдән катлаулы күнегүләргә   күчү рәвешендә төзелде. Ә соңыннан, катнашучы бик теләп, озак әзерләнүне  һәм текстны истә калдыруны таләп итми торган спектакльгә кушылды.

Алып баручы шигырь укыганда, катнашучылар, килешү буенча, мәгънәсенә китереп кирәкле урыннарда сүзләр, җөмләләр өстәп бардылар.  Алдагы биремдә, текст укыгач, катнашучылардан кирәкле гамәлләрне, хәрәкәтләрне сүзсез  генә башкару таләп ителде. Бу аларга туплануда ярдәм итте.  “Актерлардан” бернинди дә авыр гамәл таләп ителмәде, һәркем ничек булдыра ала, шулай  чыгыш ясады. Күмәк  гамәлләр килеп чыккач, алар бер-берсен алкышладылар һәм балалар кебек шатландылар. Чараның иң кызыклы һәм күңелле тамашасы булып “Хайваннар, кошлар дөньясы” чыгышы булды.

“Актерлар” күңелле һәм рухландыручы спектакльдән соң,  үз уеннарынан канәгать калдылар  һәм алар үз тормышларында аралашу нинди мөһим роль уйнавын аңладылар.

Чарада   15 кеше катнашты.

Шашка, шахмат уеннары хәтерне, игътибарны үстерә. Шашка, шахмат уйнаган кеше алдагы тормышын да максатчан планлаштырырга сәләтле дигән ышану йөри.

 Интернатнын шәфкать туташы Калимуллина Сәрия җитәкчелегендә шашка турниры уздырылды.Социаль хезмәт алучылар теләп, кызыксынып катнаштылар. Җиңүчеләр дә билгеләнде.

 

Яңа Ел. Россиядә бу бәйрәм иң яраткан һәм иң мөһиме булды һәм шулай булып кала да! Шул исәптән аңа озын каникуллар бирелгән булганга да. Бу каникуллар вакытында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар да күңелсезләнеп утырмадылар: 02.01.2019елда hәм 03.01.2019 елда СК «Лидер»да  бассейнда һәм Шәһәр тарихы музеенда булдылар; 2019 елның 4 гыйнварында укучылар йортында «Үзәк» территориаль үзидарә җитәкчесе Ислямов Р. С. оештырган Яңа ел тамашасына чакырылдылар; 05.01.2019 елда Чистай шәһәренең музей-күргәзмә үзәгенә экскурсия оештырылды; 06.01.2019 елда Яшьләр үзәгендә инвалид балалар «Әкият патруле Яңа елны коткара" дигән театральләштерелгән тамаша карадылар»; 07.01.2019 елда Водник бистәсендә урнашкан Елгачылар клубына Изге Сергия якшәмбе мәктәбе мәхәлләсе оештырган “Раштуа могҗизасы” исемле концерт программасына чакырылган иделәр.    

Барлык бу чараларда балигъ булмаган балаларны һәм аларның гаиләләрен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре озата йөрде. Балалар күңел һәм тән белән ял иттеләр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм шундый күңелле каникуллар өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Аксубай муниципаль районының " Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ЮХИДИ инспекторлары катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Куркынычсыз каникуллар»  чарасы узды.

Интернат-йортта Раштуа бәйрәме

2018 елның 9 гыйнвары

               Раштуа бәйрәме алдыннан Яңа Чишмә интернат-йортында Ленино авылыннан великомученик Димитрий Солунский чиркәвендә тәрбияләнүчеләр Ленино авылы мәдәният йорты белән берлектә " Раштуа бүләк ит» дигән спектакль белән булдылар. Балалар мәрхәмәтлелек турында һәм Библия сюжетларыннан күренешләр күрсәттеләр, Раштуа җырлары һәм колядкалар җырладылар, уйнадылар һәм биеделәр.  Мондый  матур чаралар яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен һәрвакыт зур шатлык, балалар концертлары кешеләрне бәхетлерәк һәм яктырак итә, ә рухани белән аралашу күңелне тынычландыра.

«Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр төрле кызыклы эшләр белән шөгыльләнергә яраталар,  алаларга нинди дә булса яңалык белергә, журналлар, газеталар укырга ошый.

Шашка, шахмат уеннары хәтерне, игътибарны үстерә. Шашка, шахмат уйнаган бала алдагы тормышын да максатчан планлаштырырга сәләтле дигән ышану йөри.


8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе
2019 елның 8 нче гыйнварендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Яңа ел уенчыкларының җемелдәве” дигән чара үткәрелде.

7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Раштуа бәйрәме көнендә «Гнездышко» приютында Казан волонтерлары булдылар.

Кышкы каникуллар вакытында «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар күңелсезләнми,  чөнки алар иҗади эшләр белән мәшгуль.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International