Саба муниципаль районының “Тургай” приютында шашка ярышлары.

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Шашка, шахмат уеннары хәтерне, игътибарны үстерә. Шашка, шахмат уйнаган бала алдагы тормышын да максатчан планлаштырырга сәләтле дигән ышану йөри.

“Тургай” приютында тәрбияче Исмагилова Айсылу җитәкчелегендә шашка турниры уздырылды. Балалар теләп, кызыксынып катнаштылар. Җиңүчеләр дә билгеләнде:

 

1нче этапта: 1нче урынны - Манапов Ирек, 2нче урынны - Ахметов Наиль, 3нче урынны Фатыхов Эмиль яуладылар.
2нче этапта: 1нче урынга - Валиев Рузаль, 2нче урынга- Манапов Айрат, 3нче урынга - Хамитов Карим, 4нче урынга- Зайцев Дмитрий лаек булдылар.
3нче этапта: 1нче урынга- Нуриева Адиля, 2нче урынга- Ившина Светлана, 3нче урынга- Ившина Ирина лаек булдылар.

Җиңүчеләргә алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International