Аксубай муниципаль районының " Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ЮХИДИ инспекторлары катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Куркынычсыз каникуллар» чарасы узды. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә уен мизгелләре белән тулыландырылды. Балалар үзләренең барлык белемнәрен һәм күнекмәләрен актуальләштерделәр һәм аларны төрле хәлләрне уйнатканда куллана алдылар. Яшь хәрәкәт инспекторлары сафына тантаналы багышлау бәйрәмнең кульминациясе булды. Шулай ук балалар ЮХИДИ инспекторларыннан истәлекле бүләкләр алдылар.
