Кышкы мастер-класслар

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

7нче гыйнвар, дүшәмбе.

Раштуа бәйрәме көнендә «Гнездышко» приютында Казан волонтерлары булдылар. Алар балалар белән мастер-класслар үткәрделәр.  Төсле кәгазьләрдән чыршы ясадылар, фетрдан эшләнгән чыршыны бизәделәр, оригами техникасы ярдәмендә хайваннарны ясадылар һәм гипстан ясалган фигураларны буядылар. Балалар бик теләп мастер-классларда катнаштылар, ә очрашу ахырында бүләкләр алдылар: өстәл уеннары, пазллар, кул иҗаты өчен комплектлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International