Журналист булырга телим, мине өйрәтсеннәр иде

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

«Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр төрле кызыклы эшләр белән шөгыльләнергә яраталар,  алаларга нинди дә булса яңалык белергә, журналлар, газеталар укырга ошый. Ә менә ничек бу журналлар һәм газеталар барлыкка килә, кемнәр аларда үз мәгълүматларын урнаштыра. Мондый сораулар белән кызыксынучылар бармы икән? Мин журналистиканың күпкырлы булуын күрсәтергә тырыштым: репортер, очеркист, мөхәррир. Билгеле, сүз белән моны аңлау бик авыр,  менә эштә сынап карау теләге барлыкка килде.

«В Гнезде» газетасының Яңа ел чыгарылышында балалар котлаулар, теләкләр, Яңа елның нинди булуы турындагы хыялларын урнаштырдылар. Шунда ук халык зирәклеге белдерелгән киңәшләр дә таратылган. Газета матур Яңа ел бизәлеше белән дә җәлеп итә. Шулай итеп, яңа эш башланып та китте. Хәерле юл сезгә, булачак журналистлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International