«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә әлеге вакыйгаларның шаһиты булган – Бөек Ватан сугышы ветеранында «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән, безнең шәһәрдә яшәүче Короткова Антонина Николаевнада кунакта булдылар.
Балтач җирлегендә яшәүче Нәбиева Фәүзия Зариф кызына 29 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 2019 нчы елның 27 нче январе көнне 11нче санлы социаль участокта 15-17 яшьлек 14 яшүсмер өчен “ВИЧ-йогышы турында” дигән төркемле дәрес үткәрде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә бик яраталар
Галимнәр фаразлавынча хайваннар кешеләрнең күңел халәтенә уңай йогынты ясый. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында аквариум балыклары тәрбиялиләр. Ә Афанасьев А. үзенең бүлмәсендә ташбака асрый. Аның сүзләре буенча, ташбаканы тәрбияләү, аны күзәтү тынычландыра, ялгызлык хисен киметә. Шул кечкенә тереклек иясе аралашуга йогынты ясый, чөнки ул әңгәмәнең төп темасы булып тора. “Мин үземнең тәрбияләнүчем белән аралашканда күңелем күтәрелә, мин үземдә җаваплылык хисе тоям, игътибарлылыгым арта.Мин бүлмәгә кергәндә ул суда бик тиз хәрәкәтләнә башлый, сөенә”, -ди Афанасьев Артур.
Агымдагы елның 28 нче гыйнварында Чепья мәдәният йортында, Мәдәният үзәге каршында эшләп килүче, ветераннар катнашында “Сүнмәс дәрт” дип исемләнгән концерт булды
“Үзгәрешләр җиле” клубы кысаларында 2019 нчы елның 28 нче гыйнвары көнне “Веста» Үзәге белгечләре тарафыннан закон белән каршылыклары булган 5 яшүсмер өчен «Танышу» темасына дәрес үткәрелде.
Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча чаралар уздырылды. Әлеге чараларның максаты: янгын куркынычсызлыгы буенча төп кагыйдәләр, янгын ачыкланганда беренчел гамәлләр турында белемнәрне камилләштерү. Янгын вакытында гамәлләр турында тагын бер кат искәртелде. Юрисконсульт Гөлназ Сәлимова янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Әлеге темага презентация күрсәтте. Социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова «Без янгынга каршы» темасына изотерапия буенча дәрес үткәрде. Кечкенә шырпы зур бәлагә әверелергә мөмкин, аны кисәтергә җиңелрәк. Шушы турда әкиятләр укыды! Чара ахырында социаль хезмәт алучылар янгын сүндерүчеләр һәм янгын турында табышмаклар чиштеләр. Мондый чаралар янгын чыгу сәбәпләре турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итә.
Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова 1 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 17 бала арасында «Блокадалы шәһәр-Ленинград» дигән темага дәрес үткәрде.
2019 елның 29 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Күмәч” дигән театраль тамаша булып узды.