Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча чаралар үткәрелде.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча чаралар  уздырылды. Әлеге чараларның максаты: янгын куркынычсызлыгы буенча төп кагыйдәләр, янгын ачыкланганда беренчел гамәлләр турында белемнәрне камилләштерү. Янгын вакытында гамәлләр турында  тагын бер кат искәртелде. Юрисконсульт Гөлназ Сәлимова янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Әлеге темага презентация күрсәтте. Социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова «Без янгынга каршы» темасына изотерапия буенча дәрес үткәрде. Кечкенә шырпы зур бәлагә әверелергә мөмкин, аны кисәтергә җиңелрәк. Шушы турда әкиятләр укыды! Чара ахырында социаль хезмәт алучылар янгын сүндерүчеләр һәм янгын турында табышмаклар чиштеләр. Мондый чаралар янгын чыгу сәбәпләре турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International