Ничек Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында йорт хайваннары асрыйлар

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Галимнәр фаразлавынча хайваннар кешеләрнең  күңел халәтенә уңай йогынты ясый. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында аквариум балыклары тәрбиялиләр. Ә Афанасьев А. үзенең бүлмәсендә ташбака асрый. Аның сүзләре буенча, ташбаканы тәрбияләү, аны күзәтү тынычландыра, ялгызлык хисен киметә. Шул кечкенә тереклек  иясе  аралашуга йогынты ясый, чөнки  ул әңгәмәнең төп темасы булып тора. “Мин үземнең тәрбияләнүчем белән аралашканда күңелем күтәрелә, мин үземдә җаваплылык хисе тоям, игътибарлылыгым арта.Мин  бүлмәгә кергәндә ул суда  бик тиз хәрәкәтләнә башлый, сөенә”, -ди Афанасьев Артур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International