Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә бик яраталар. Дәресләр «Сәламәтлеккә һәм озын гомерлелеккә юл» социаль проекты кысаларында атнага ике тапкыр үткәрелә. Менә кышын да яшәүчеләр саф һавада йөри.
Скандинавия йөреше социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның физик һәм психологик сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый. Чөнки ул инфаркт һәм инсульт очракларын киметә, кан тамырларын ныгыта, аларны тонуста тота. Кеше актив йөргәндә кул мускуллары, иңбаш, арка, аяк мускуллары эшли. Нәкъ менә шуңа күрә социаль хезмәт алучылар бу дәресләрне яратып атнага ике тапкыр йөриләр. Клубта катнашучылар сүзләренә караганда, скандинавия йөреше белән шөгыльләнгәннән соң, арка һәм баш сирәгрәк авырта башлаган. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки кан әйләнеше яхшыра һәм кеше бөтен организм өчен кирәкле кислородны саф һава аша ала.
Моннан тыш, безнең тәрбияләнүчеләребезнең кәефләре яхшыра, нерв көчәнеше кими. Чөнки физик һәм психологик кәефнең иң мөһим сере шунда: скандинавия йөреше вакытында серотонин-бәхет гормоны бүленеп чыга, һәм кәеф шунда ук яхшыра.