Агымдагы елның 28 нче гыйнварында Чепья мәдәният йортында, Мәдәният үзәге каршында эшләп килүче, ветераннар катнашында “Сүнмәс дәрт” дип исемләнгән концерт булды. Концерт Ленинградта булган фашист блокадасыннан азат ителүгә 75 еллык уңаеннан оештырылган иде.Чарада татар һәм рус телләрендә сугыш чорында яңгыраган җырлар, халыкчан һәм заманча көйләр, биюләр башкарылды.
Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр дә әлеге чарада катнашты. Чараны Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музее җитәкчесе, Галиев Гарифҗан Гали улы сугыш вакыйгалары, шәһәрдә яшәгән халыкларның шул чордагы батырлыклары турында әңгәмә белән йомгаклады.